Балтачта "Гаилә стоматологиясе" җәмгыяте булдырмакчылар

Балтач район Хакимиятендә узган  инвестиция сәгатендә  "Гаилә стоматологиясе" җәмгыяте  булдыру мәсьәләсе каралган.

Балтач район Хакимиятие башлыгы Илгиз Субушев инвестиция сәгате  форматында  үткәргән киңәшмәдә Иске Балтачта "Гаилә стоматологиясе" җәмгыяте  булдыру мәсьәләсе  күтәрелгән.  Бизнес-проект  буенча  район үзәгендә  шәхси стоматология пункты ачу карала.  Биредә балаларга да стоматология ярдәме күрсәтеләчәк.

Район Хакимиятендә  инвестиция сәгате һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә.  Анда  үзенең бизнесын үстерү кызысынучанлыгы һәм инвестицион  тәкъдиме  һәм проекты булган эшмәкәрләр катнаша.