Балтач—Нефтекама маршруты пассажирларын кече класстагы уңайлы автобус хезмәтләндерә

„Башавтотранс” предприятиесенә 20 август көнне бүленгән 102 автобусның берсе Иске Балтач—Нефтекама маршрутында пассажирлар хезмәтләндерүгә  кушылды.

—Безнең халык уңайлы транспорт хезмәтеннән файдаланырга хаклы.  Беркемнең дә иске, уңайлыклары булмаган  автобуска утырып  ерак юлга чыгасы килми.  Автобуслар паркы искергән булганлыктан, соңгы елларда  күп кенә пассажирлар  шәхси транспорт предприятиеләре, такси хезмәтләреннән файдалануга күчте.  Җәйләрен эссе көннәрдә, кышларын чатлама салкында кешенең  барасы пунктына тизрәк килеп җитәсе килә. Ә хәвефсезлек турында ул уйламый да.  Менә шушы проблеманы аңлап, халыкка транспорт күрсәтүне яхшырту мөмкинлеген тапкан Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка автобуслар хезмәтеннән файдаланучылар да, автотранспорт водительләре дә рәхмәтле. Әйе, водительнең дә  заманча автотранспорт руле артында эшлисе килә.  Шәһәр-районара маршрутлары   өчен генә түгел, авыллар арасында хезмәт күрсәткән транспортны да яңартылуына өмет итәбез. Хәзерге автобуслар салонында җәен дә, кышын да кирәкле микроклимат тәэмин итеп була. Пассажирга да, водительгә дә рәхәт,— ди шушы көннәрдә  “Башавтотранс” предприятиесенә бүленгән  102 автобусның берсен хезмәтләндергән водитель Илдус Фазлыев.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 сентябрьгә барлык район үзәкләре һәм    башкалала арасында автобус рейсларын тергезү бурычын куйган иде 20 август көнне  башкалада автобусларны  тантаналы рәвештә районнар, шәһәрләр вәкилләренә тапшырдылар.   . Монысы автопаркны яңартуның бер өлеше генә әле. Ел ахырына кадәр предприятие паркы  барлыгы 527 берәмлек  зур һәм кече класстагы автобуслар белән яңартылачак.

Безнең районга бүленгән автобус пассажирларны Балтач-Нефтекама маршрутында хезмәтләндерәчәк. Унҗиде пассажирга  исәпләнгән “Форд-Транзит” автобусы. Салонда пассажир үзенә кирәгенчә көйли ала торган йомшак кәнәфиләр урнаштырылган. Кондиционер бар.  Кирәк икән,  ике төрле җылыту системасы ярдәмендә, температураны күтәрергә мөмкин.  Алар белән сенсор пульт ярдәмендә генә  идарә ителә.  Автобус навигация системасы, тахограф белән дә җиһазландырылган.

—Бу автобус кешегә яхшы булсын дип эшләнгән,— ди водитель Илдус Фазлыев автотранспорттагы уңайлыклар белән таныштырып.

Гомумән, пассажир өен  уңайлыклар  гына түгел, хәвефсезлек шартлары   да тәэмин ителгән. “Башавтотранс”та һәр пассажирның гомерен иминиятләштерә. Маршруттагы автобус юлдаш системасы аша күзәтү астында. Водитель үзе юлдан теләгәнчә җилдерә алмый.  Билгеләнгән урынга һәм тукталышларга ул расписаниедә күрсәтелгән вакытка барып җитәргә тиеш.  Әлегә бу маршрут автобусыннан файдаланучыларның Яңавыл тимер юл станциясеннән кузгаласы поездга соңлаганнары юк.  Чөнки пассажирларны  тәҗрибәле водитель хезмәтләндерә. Ә 8:40 сәгатьтә Иске Балтачтан кузгалган автобус Нефтекамага 11:50 сәгатькә барып җитә.

Илдус Фазлыев 18 ел дәвамында Тәтешле—Уфа маршрутында автобус йөрткән. Инде дүрт ел  Иске Балтач—Нефтекама маршрутында эшли.

—Иң мөһиме, халык безгә ышана. Хезмәтебездән файдаланалар. Республика җитәкчелеге халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту бурычы куйган икән,  предприятие  водителе моны тырыш хезмәте белән акларга тиеш,—Илдус Фазлыев, „Бавтотранс”ның киләчәгенә ышаныч багълап.