Хәерле җомга иртәсе белән, балтачлылар!

23 Август, 2019 - 12:00

Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар! Җомга иртәсендә изге теләкләр кабул булсын! Дөньябыз имин булсын, барыбыз да сау-сәламәт булыйк!

(Түбән Карыш авылы мәчете. Газим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.

* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.

* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакы.

* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче - сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы - буш вакытыңның, картлык килгәнче - яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның.

* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу.

* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.

* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.

* Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.

* Амәнәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.

“Хәдисләр”дән