“Балтач укытучылары яңалыклар уртасында бер команда улып алга барыйк”

22 Август, 2019 - 16:19

Районның мәгариф системасы кискен үзгәрешләр кичерде. Агымдагы елның 16 июленнән бу тармакны Альбина Гыйльметдинова җитәкли. Белем бирү өлкәсендә нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтелгәнен, киләчәккә билгеләнгән максат-бурычлар, башкарылган эшләр хакында район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Радиф кызы сөйли.

— Мәгариф системасы үзенчәлекле чорга аяк басты. Гомумдәүләт проектлар — Президент тарафыннан расланган реформалар үсеш өчен уникаль мөмкинлек бирә. Безнең районда 5 милли проект уңышлы тормышка ашырыла. Әлбәттә, төпле белемле, инициативалы укытучылардан башка белем бирү процессын күз алдына китерү читен. Бүгенге көндә районда 282 укытучы балаларга белем бирә. Мөгаллимнәр арасында өчесе “БРның атказанган укытучысы” исеменә лаек, 50се РФ Фән hәм мәгариф министрлыгының, 45е БР Мәгариф министрлыгының югары наградалары белән бүләкләнгән.Укытучыларның барысы да югары белемгә ия. Районда — 12 урта, 4 — гомуми, 6 башлангыч мәктәп эшли. Агымдагы елда укучылар саны аз булу сәбәпле, Зиләзекүл авылында башлангыч мәктәп ябылды. Яңа уку елында 2222 укучы белем алачак. Быел тәү тапкыр мәктәп бусагасын 256 укучы атлап керәчәк. Унберенче сыйныфка 59 укучы килә. Районда ике укытучы хезмәт юлын башлаячак, район үзәгендәге мәктәпләрдә 2 психолог эшли башлаячак. Хаклы ялга 5 укытучы туктый.
Иң зур яңалыкларның берсе— биш көнлек укуга күчү. Безнең районда башлангыч сыйныф укучыларына мондый яңалык апрель аенда кагылган иде. 1нче сентябрьдән калган сыйныф укучылары биш көнлек укуга күчә. Шимбә көннәрендә укучы үзе теләгән түгәрәкләргә йөри, айның бер шимбәсе тематик булачак. Биш көнлек укуга күчү сәбәпле, өстәмә белем бирү учреждениеләрен шимбә көнне эшләтү планлаштырыла. Шимбә көнендә ата-аналар белән берлектә гаилә чаралары үткәрергә ниятлибез. Укучыларыбыз мәктәпне тәмамлаганда белемле генә түгел, сәламәт, физик яктан үсешкән гражданнар булып үссеннәр өчен эшләнелә бу.

Тармакта көтелгән яңалыкларның берсе — ул туклану мәсьәләсендәге үзгәрешләр. Безнең алда укучыларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү бурычы тора. Бердәм меню буенча тукландыру мәсьәләсенә килгәндә, район үзәге мәктәпләрендә белем алган укучыларның ата-аналары арасында әлегә аңлату эшләре таләп ителә.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, районда 5 милли проект тормышка ашырыла. “Заманча мәктәп” проекты кысаларында район үзәгенең 1нче hәм 2нче белем учаклары базасында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре булдырыла. Бу максаттан кабинетларда ремонт үткәрелде дә инде. Монысы инде укучылар интеллектуаль яктан көчле hәм үсешкән булсын өчен эшләнә. Яңа җиhазлар сатып алу өчен ике мәктәпкә 3 миллион сумнан артык акча бүленде. Технология, информатика, яшәү хәвефсезлеге нигезләре, проектлау эшләре өчен кабинетлар булдырылды.
Квадрокоптер, 3D-принтер, компьютерлар hәм башка җиhазлар белән эш итү өчен укытучылар махсус курсларда белемнәрен камилләштерде. Шушы үзәкләрдә биредә белем алган укучылар гына түгел, авыл укучылары да килеп шөгыльләнә ала.

“Санлы белем бирү мохите” проекты кысаларында Югары Карыш урта мәктәбе югары тизлектәге интернет челтәренә тоташтырылачак. Математитка, информатика кабинетлары заманча җиhазлар белән тәэмин ителәчәк, бу максатка 2 миллион 100 мең сум акча бүленәчәк. 2024нче елга барлык белем бирү учреждениеләре заманча җиhазларлар, югары тизлектәге интернет белән тәэмин ителергә тиеш.

“Ћәр укучының уңышы” проекты кысаларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең кече спорт залында капиталь ремонт ясалды, җиhазлар сатып алынды, бу эшләрне башкару өчен 606 мең сум акча тотынылды. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең инициативасын да телгә алырга кирәк.
“Киләчәк укытучысы” проекты да уңышлы тормышка ашырыла. Проект укытучыларның hөнәри осталыгын үстерү, матди яктан дәртләндерү чараларын булдыруга кайтып кала. Русия Федерациясендә 2020нче елдан алып яшь укытучыларга грантлар булдырылачак. Безнең республикада БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән шушы грантлар 2019нчы елдан ук биреләчәк. Безнең районнан шушы грантны алуга 5 яшь укытучы дәгъва ите. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Ирина Борhанова, Лилия Нуртдинова, Фәйрүзә Динисламова, район үзәгенең 2нче мәктәбеннән Эльдар Галимҗанов, Югары Иванай мәктәбеннән Надежда Беляева грант алуга документларын әзерләп конкурска юллады да инде. Республика буенча якынча 200 гариза язылган, шулар арасында иң яхшы 100 укытучы 600 мең сум күләмендә грант алачак.

“Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү” проекты кысаларында район үзәгендәге “Буратино” балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелә. Бу максатка 1 миллион 520 мең сум акча бүленгән.

Шулай ук шушы проект кысаларында Түбән Карыш авылында буш торган мәктәп бинасында 15 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак. Яңа Ямурза авылында буш торган мәктәп бинасы базасында 15 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Балалар бакчаларын сафка бастыру өчен да 2шәр миллион сумнан артык акча бүленде.
Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан Штәнде авылында төзелеп килгән мәктәпне агымдагы елның ноябрь аенда төзеп бетерү күзаллана. Барлык мәктәпләрдә җылы туалетлар булдыру эшләре дә төгәлләнү алдында.
Балаларның җәйге ялы хәвеф-хәтәрсез үтүе сөенечле. Укучылар мәктәп каршындагы көндезге лагерьларда, хезмәт hәм ял лагерьларында, “Алтын башак” савыктыру лагеренда ял итте, сәламәтлекләрен ныгытты.
Узган уку елындагы укытучыларның hәм укучыларның уңышларына тукталып үтәсем килә. 15 укучыбыз Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этабында катнашырга лаеклы дип табылды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10 “а” сыйныф укучысы Ольга Баландина рус әдәбияты буенча, 11 “б” сыйныф укучысы Ростислав Ахмадишин тарих фәне бунча Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этаплары призёрлары исеменә лаек булдылар. Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Жанна Мухаматзянова мари теле hәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында икенче урын алды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Алия Нуркаева башкорт теле буенча республика олимпиадасының призёры булды. Укучыларыбыз спорт бәйгеләрендә, иҗади конкурсларда катнашып, әледән-әле җиңүләр яулауларына чиксез шатбыз. “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары укытуның эчтәлеген hәм ысулларын камилләштерүне, белем дәрәҗәсен арттыруны бурыч итеп куя. Яңалыклар уртасында бер команда булып, бары тик алга барыйк.

Яңа уку елына аяк басарга санаулы көннәр калды. Укучыларыбыз чираттагы уку елында югары күрсәткечләргә ирешер дип өметләнәбез. Укытучыларны, педагогик хезмәт ветераннарын, укучыларны Белем көне уңаеннан котлыйм, сәламәтлек, укуларында югары үрләргә ирешүләрен телим.

Рифина ГАЛИЕВА язып алды.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.