Иске Балтачта җәяүлеләр кичүләре киртәләнә

Иске Балтачта икенче һәм беренче санлы урта мәктәпләр тирәсендә җәяүлеләр кичүе киртәләнәчәк.

Кичәле-бүгенле Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе төбәгендәге юл читендә гадәти булмаган корылма пәйда булды.

“Ул нинди корылма? Ни өчен кирәк ул?”—дигән сораулар белән  редакциягә шалтыратучылар бар.

Чынлап та, район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре биредә  тимердән корылма урнаштыру белән мәшгуль.

Бу нинди корылма булачагы  турында “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәре  Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльмар Галимҗановтан сорашып кызыксынды.

—Ике мәктәп тирәсендә дә  җяүлеләр кичүләре бар. ЮХИДИ таләпләре буенча, җәяүлеләрнең хәвефсезлеген  тәэмин  итү максатында, мондый кичүләр киртәләнгән булырга тиеш. Шушы таләп үтәлешен тормышка ашырып,  мәктәпләр тирәсендә җяүлеләр кичүе башланган   һәм  тәмамланган  урыннар алдыннан перила төрендәге киртәләр урнаштыру турындагы карарга киленде,—диде җирле хакимият башлыгы.