Балтачта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләячәкләр

Русиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Балтачта да чаралар узачак.

Русия Федерациясе Президенты 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указга кул  куйган көннән башлап бу көн  бәйрәм буларак билгеләнә

Бәйрәм тарихына килгәндә, 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр Русиянең  өч төсле   флагы күтәрелде.

Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән “Орел” рус хәрби кораблендә күтәрелгән. “Орел” яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр.

Өч төсле флагның законлы “атасы” итеп Петр I танылган. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.

Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен “Орел”ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар.

Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.

Флаг рәсми статуска 1896 елда гына ия булган.

1918 елның апрелендә болшевик Яков Свердлов инициативасы буенча әламне кызыл төскә алмаштыру турында карар кабул ителгән. Ә 1991 елның 22 августында Россия парламентарийлары коммунистлар карарын гамәлдән чыгардылар һәм тарихи әлам Россия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрәҗәле урын алды.

Русия Флагы көне уңаеннан бүген Иске Балтачның үзәк мәйданында волонтерлар урамнан үтүчеләргә  Русия флагы төсендәге өч төстәге тасмалар таратачак. Шулай ук "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында  оешма-предприятиеләр командалары арасында  мини-футбол ярышлары  үткәрү планлаштырылган.