Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә хәвесезлек чаралары көчәйтелә

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә  яңа уку елында хәвефсезлек чаралары көчәйтеләчәк.

Терроризмга каршы тору чараларын   ныгыту  уңаеннан  мәктәп бинасы эчендә өчтәмә корылмалар урнаштыру планлаштырыла.

Шунсыз булмый да. Чөнки соңгы елларда Русиядә   балалар корбан булган берничә вакыйга теркәлде. Мондый фаҗигалар  белем бирү учреңдениеләрендә хәвефсезлек чаралары ныгыту туранды уйланырга мәҗбүр итте.  Мәктәпкә килүчеләрнең  керү-чыгуын күзәтү астында тоту өчен  бина эчендә  турникет урнаштырылачак.

Ул элекктрон система. Укытучыларга һәм мәктәптә укучыларга электрон магнит карта рәвешендәге пропуск биреләчәк.  Картага укытучы, укучы турында мәгълүмат кертелә.  Беренче тапкыр пропуск бушлай бирелә. Югалткан очракта, аны тергезү өчен, акча түләргә туры киләчәк.  Һәр карта уникаль код белән шифрлана.  Махсус система турникет аша узган һркемне таный  һәм  кем үткәнен сак хезмәте мониторында күрсәтә.

Бу система эшли башлагач  мәктәп  ишекләре  тәүлек әйләнәсенә ябык булачак. Әлбәттә,  ишек янында чакыру кнопкасы  куячаклар.  Монысы чит кешеләргә мәктәпкә кергәндә деңурдагы сак хезмәткәрен чакырып сыгару  өчен урнаштырыла.  Ә атат-аналар җыелышы узган көнне класс җитәкчесе җыелышка килүчеләрне  ишек алдына чыгып көтеп торыр, мөгаен.

Өйрәнеп киткәнче бу системаның кыен яклары да булыр.  Беренчедән ул   балаларның  ишек алдыннан  сыйныф бүлмәсенә керү вакытын тоткарлый.  Янгын кебек экстремаль хәлләр булган очракта да турникет  тоткарлык тудырачак.  Ләкин, ничек кенә булмасын, пропуск режимы балалар хәвефсезлеген тәэмин итү өчен эшләнә.