„Яшьлек” төркеме игенчене җыр-моң белән зур зур эшләргә дәртләндерә

Агымдагы елның җәендә район мәдәният сарае каршында „Яшьлек” төркеме оешкан иде. Район мәдәният сарае хезмәткәре Камилә Халикова сәләтле яшьләрне бергә туплап, төркем булдырды. Шушы көннәрдә алар „Россия” җәмгыяте басуларында игенчеләр алдында чыгыш ясады.

Уфа сәнгать училищесының 1нче курс студенты Айгиз Хәйдәршин, Казан дәүләт мәдәният институтының 2 нче курс талибәсе Гөлназ Муллаәхмәтова, Ырынбур дәүләт сәнгать институтының 1нче курс талибәсе Гөлшат Муллаәхмәтова, Пермь милли тикшеренү политехник университетының 3нче курс студенты Айдар Фәрхуллин, биючеләр, нәфис сүз осталары — Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары Гүзәл Субушева, Азалия Вәлиевалар игенчеләргә ял концерты бүләк итте. Аларның дәртле җырлары игенчеләргә яңа көч белән эшләргә этәргеч бирде. Икмәк булса —җыр да, яшәү дә була.

„Яшьлек” төркеме тере тавышка ретро hәм заманча җырлар башкара. Районның 89 еллык юбилеенда, hәр авыл биләмәсендә оештырылган „Август кичләрендә”, Түбән Сикияз авылында мәдәният учагын ачу тантанасында алар катнашты. Информацион төркемнәр белән да авылларга чыгып, концерт номерлары бүләк иттеләр. Алар белән Казан дәүләт мәдәният университеты студенкасы, „Татар кызы­2018” республика конкурсы җиңүчесе Чулпан Кашанова да чыгыш ясады. Яшьләр барысы да актив, репетицияләргә теләп йөриләр. Үзләренең булачак hөнәрләрен яраталар. Аларның күпләре язмышларын сәнгать белән бәйләгән.
Сәләтле райондашларыбызга арытабан иҗади уңышлар телибез, туган районнары сәхнәләрендә чыгыш ясап, якташларын сөендерергә язсын.

Гөлназ ШӘРИФУЛЛИНА,
„Рәйхан” вокаль ансамбле җитәкчесе.