Балтачка эш сәфәре белән БР Авыл хуҗалыгы министры килде

Балтач районына эш сәфәре барышында БР авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов төбәкнең аграр сәнәгать комплексы торышы белән танышты.

20 август көнне Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы  Илшат Фазрахманов   эш сәфәре белән Балтач  районына килде. Визитның беренче өлешендә ул  “Акбәр” авыл хуҗалыгы кооперативында сөт эшкәртүгә корылган производство цехын  ачу тантанасында катнашты. Арытабан ведомство башлыгы “Акбәр” авыл хуҗалыгы кооперативының сөт җитештерү тармагындагы эшләр,

Россия” җәмгыяте, “Дильмиев индивидиуаль предприятиесе”, Куйбышев исемендәге кооператив басуларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.

–  Быел республиканың күпчелек районнарында бер  проблема – һава шартларына бәйле урып-җыю эшләре соңлап башланды.  Бу көннәрдәге    һава шартлары ягыннан уңай торган мөмкинлекләрне тулы файдалану кирәк,— диде министр урып-җыю эшләре темпын күтәрергә чакырып.

Шулай ук Илшат Фазрахманов һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге директоры Ирек Сакаев бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сораштылар.

Чыганак.