Балтачтагы “Акбәр” кооперативы дистәгә якын төрдәге сөт продукциясе җитештерә

21 Август, 2019 - 15:00

Иске Балтачның  элекке  май җитештерү заводы базасында урнашкан „Акбәр” авыл хуҗалыгы кооперативы бу көннәрдә предприятиенең элекке данын кире кайтарды.

Район май заводы продукция сыйфаты ягыннан дан тоткан предприятие исәбендә булды. Мәсәлән, башкалада оештырылган ярминкәләрдә бу предпритятие тәкъдим иткән атланмай минутлар эчендә сатылып бетә иде.  Ләкин базар икътисады шарт ларында  продукциягә карата стандартлар үзгәрде, предприятиенең корылмалары искерде. Техник регламент таләпләренә җавап биргән продукция җитештерә алмау предприятиене моннан берничә ел элек сөт эшкәртү производствосын туктатырга мәҗбүр  итте. Ул гынамы соң, район май заводы казеин җитештереп, аны валютага сата иде бит әле.  1980-1990 еллардагы, предприятиенең гөрләп торган чорын  элекке хезмәткәрләр сагынып искә ала.  Күп еллар дәвамында бу предпариятие хуҗалыклардан кабул ителгән сөтне салкынайтып эшкәртү предприятиеләренә җибәрү белән генә шөгыльләнде.

Ләкин Башкортстан Республикасында табыш китерү проектлары уңышлы тормышка ашырылуы предприятиенең элекке данын кире кайтару мөмкинлеген тудырды. Биредә “Акбәр” авыл хуҗалыгы кооперативы оешты. Былтыр табыш китерү проекты программасына ярашлы, предприятие грантка ия булган иде. Дәүләт ярдәмен сөт эшкәртү цехы корылмалары сатып алуга тотындылар.  Предприятиенең производство  цехы үзгәртеп корылганнан соң линия, 20 август көнне тантаналы шартларда,эшкә кушылды.

“Акбәр” цехларыннан капларга тутырылган сөт,  кефир , каймак, ряженка, эремчек,  адыгея сыры һәм башкалар җитештерелә.