Балтач үзәк район хастаханәсе чәчәкле ихата буларак танылган

21 Август, 2019 - 12:00

Балтач үзәк район хастаханәсе “Чәчәкләр бәйрәме”ндә беренче урынга лаек булган.

Чынлап та, учреждение ихатасы бүген чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Клумба-түтәлләрдә  салават күпередәй җете төстәге петуния, тагетеслар  тирә-якка хозурлык бүләк итеп утыра.

—Флористик композицияләр әйләнәсенә барып керү белән кешенең кәефе күтәрелә. Чәчәкләр күңелне иркәли. Матурлык тудырып, без кешенең күңелен дә дәвалыйбыз,— диләр учреждение хезмәткәрләре.

Чыганак.