Балтачлылар район оешуның 89 еллыгын билгеләде

Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан районда зур чаралар үтте. Аларда Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Район көне уңаеннан әзерләнгән тантана балтачлыларны район мәдәният сараена җыйды. Биредә кунаклар предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси эшкуарлар катнашлыгында әзерләнгән бай күргәзмә белән танышты.

Тантанада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Райондашларын алдагы елларда тагын да нәтиҗәлерәк эшләп туган җиребез данын арттырыга өндәде.

Константин Борисович Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан котлавын җиткерде. Республиканың социаль-икътисади үсешендә балтачлыларның да өлеше тоемлы булуын билгеләде һәм гасырга тиң тәҗрибәне арттырып киләчәктә Балтач районының тагын да ныклап үсүен теләде.

Районыбыз тарихындагы истәлекле көндә Константин Борисович бер төркем балтачлыларга республика оешуның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Көмьязы авылыннан Рифгат Даутов, Иске Балтачтан Рәфил Зарипов, Бигелдедән Газнәви Мусин, Иске Балтачтан Луиза Хаҗимуллина, Көнтүгештән Равил Якупов бар иде. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушевага Константин Борисович республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәхнәгә гаилә юбилярлары күтәрелде. 60, 50 ел парлы гомер кичергән, төрле авыллардан килгән бәхетле парларны Илгиз Әхвәс улы тәбрикләде. Аннары яңа гына парлы тормыш корган яшь гаиләләр хөрмәтләнде. Иске Балтачтан Илнара һәм Илнур Әхмәтхановлар, Алсу һәм Ирназ Закировларга район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәхетле гаилә тормышы теләде.

Аннары тантанада катнашучыларга зур бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Истәлекле көндә Иске Балтач авылындагы „Акбар” авыл хуҗалыгы кооперативында республика программасы чикләрендә тормышка ашырылган сөт продуктлары җитештерү һәм эшкәртүче яңа линия эшкә кушылды. Линияне эшкә кушу мәлендә республика Авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов та катнашты.

„Бердәм Русия” сәяси партиясе проектларының районда тормышка ашырылу барышы белән танышырга да вакыт тапты кунаклар. Түбән Сикияз авыл мәдәният йортында булып, „Кече туган як мәдәнияте” проекты буенча ремонтланып шушы көннәрдә генә файдалануга тапшырылган авыл мәдәният йортындагы мөмкинлекләр белән таныштылар.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.