Тучыбай авылы кызы Ләйсән иң яхшы татар теле укытучысы

20 Август, 2019 - 09:08

Башкаланың "Торатау" Конгресс-холлында узган август киңәшмәсе югары һөнәри осталык күрсәткән, төрле конкурсларда җиңү яулаган педагогларны бүләкләү белән тәмамланды. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бер төркем алдынгы укытучыларга дипломнар тапшырды. Республиканың иң яхшы педагоглары арасында "Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы - 2019" республика конкурсы җиңүчесе Айгөл Фәрхетдинова (Дүртөйле районының Өчбүлә мәктәбе) һәм бәйгенең лауреатлары Айгөл Фатхуллина (Илеш районының Кадер мәктәбе), райондашыбыз Ләйсән Вәлиуллина (Нефтека¬маның 7нче мәктәбе), Айгөл Деникәева (Чакмагыш райо-нының Яңа Балтач мәктәбе) һәм Гүзәл Заһитова (Уфаның 65нче Татар гимназиясе) бүләкләнде.

— Бүген чиксез горурлык хисләре кичерәбез. Хезмәтебезнең республика җитәкчесе тарафыннан бәяләнүе күңелгә әйтеп бетергесез шатлык хисләре, шул ук вакытта алдагы эшчәнлек өчен җаваплылык та өсти. Бүгенге чара яңа уку елына старт булды, —диде мөгаллимәләр бертавыштан.