Балтачлыларны “Район көне”нә чакыралар

Иртәгә, 20 август көнне, Иске Балтачта Балтач районы оешуның 89 еллыгына багышланган “Без яшь. Без бердәм. Без өметле” дип аталган тантана үтәчәк.

Программада  “Акбәр”  авыл хуҗалыгы кооперативының производство линиясен сафка кертү дә карала.  Шулай ук   “Бердәм Русия” партиясе  проектлары буенча 2019 елда  тормышка ашырылган объектлар барланачак.

Тантаналы  утырыш район мәдәният сараенда 11:00 сәгатьтә башлана.  Бәйрәм тантанасында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай рәисе Константин Толкачев,  БР Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов катнашуы көтелә