Балтачта „Чиста Танып” акциясе башлана

19 Август, 2019 - 12:02


„Яшел Башкортстан” экологик проекты кысаларында „Чиста Танып” акциясе быел да уњышлы дәвам ителә. Әйтергә кирәк, әлеге акция узган елда тәү тапкыр оештырылган иде. Танып елгасы аккан районнарда яшәүчеләр, барлыгы 1300 кеше шушы акциягә кушылды. Балтачлылар да шушы чарада бердәм булып, елга, күл буйларын чүп-чардан тазартты.

Су — яшәү чыганагы. Ул зур байлык, бер көнебезне дә судан башка күз алдына китерү авыр. „Чиста Танып” акциясенењ төп максаты — елга, күл буйларында чисталык тәэмин итү. Кешеләрдә, аеруча яшь буында тирә-як мохиткә , елга, күлләребезгә, эчәр суларыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Шушы акциягә Танып елгасы аккан барлык муниципаль берәмлекләр —Тәтешле, Аскын, Балтач, Борай, Калтасы, Дүртөйле, Краснокама районнары кушылды. Күрше Пермь краеныњ Чернушка районы да „Чиста Танып” акциясендә катнаша. Акция 1нче августтан 20нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Краснокама, Дүртөйле районнарында шушы чара үтте дә инде. Бу эшне әле калтасылылар дәвам итә. Безнењ районда „Чиста Танып” акциясе август ахырында үтәчәк.

Төрле оешмалар, ветераннар, яшьләр, укучылар , волонтёрлар бу саваплы эштә быел да актив катнашыр дип өмет итәбез. Шушы акциягә бәйле hәр районда оештыру комитетлары булдырылды. Акциягә йомгак 20 сентярьдә ясалачак.

Рифат САФИН,
Табигать, тирә-як мохитне саклау дәүләт инспекторы.