Уразай басуларын яңа төрдәге ургыч иңли

Дильмиев индивидуаль предприятиесе басуларында явымлы көннәрдә дә ашлык җыю мөмкинлеге бар. Предприятие басуларын „ОЗОН” ургычы иңли.

Авыл хуҗалыгында яңа  технологияләр әледән-әле  җитештерү тармакларын яулый.   Үсемлекчелек тармагының игенчелек системасы булсынмы,  урып-җыю кампаниясе булсынмы,  кайсы чорда да кырларда үзенгчәлекле алымнар белән игенчеләрне күрергә мөмкин.   Техниканы уйлап табучылар игенчеләрнең  эшен җиңеләйтү өчен тырышлык сала.

Бүген ноу-тилл технологиясе өчен дә нинди генә техника уйлап табылмаган. „ОЗОН” төрендәге ургыч та шушы максатлар өчен чыгарганнар.  Яңа төрдәге урып-җыйгычны „Пензмаш” җәмгыяте     җитештерә.  Аның эш прицибы үзенчәлекле.  Ургычның барабанына  таракчыклар урнаштырылган. Аның исеме үк „Тараклы ургыч”.

Безнең районда мондый ургычны „Дильмиев индивидуаль предприятиесе” басуларында күрергә мәмкин.  „Палессе” комбайнына агрегатланган ургычны механизатор Рәвис Шакиров хезмәтләндерә.

„ОЗОН”  игеннәрнең башакларындагы бөртекләрне сабагын кистереп түгел, ә тарап алып җыя. Агрегат артыннан сабаклар утырып кала.  Яңа төр ургыч эше белән район Хакимиятие башлыгы  Илгиз Субушев  танышты.

Белгечәр билгеләвенчә, мондый агрегатны файдалану  урып-җыю чорында  хезмәт җитештерүчәнлеген 1,5 тапкыр  арттыра. Шулай ук, традицион алым белән эшләгәнгә караганда, ягулык файдалану 30-40 процентка кыскара.  Иң мөһиме  мондый ургыч белән   яңгыр явып торганда да, чүп үләннәре күпләп баскан басуларда да ашлыкны турыдан-туры җыеп алырга мөмкин.  Ә утырып калган  сабакларны  махсус  тырма белән җиргә күмдерәләр.  Бу максатлар өчен чыгарылган тырманы да предприятиедә   да сатып алганнар.

„Дильмиев индивидуаль предприятиесе”ндә „ОЗОН”  күпчелек чүп үләннәре баскан басуларда ашлык җыюда файдаланыла.

Ургыч бүген ике миллион сумга якын тора.  Кыйммәт.  Ләкин хөкүмәт авыл хуҗалыгы предпритиеләренә  техника сатып алу өлкәсендә ярдәм күрсәтә.  Сатып алдың исә, билгеле процент нисбәтендә,   сусидия сыйфатында чыгымнарыңны кире кайтара.

Быел һава шартлары игенчеләрне уңайлы шартлары белән артык сөендерми.  Явымлы көннәр урып-җыю эшләрен байтакка чигендерде. Ә „Дильмиев индивидуаль предприятииесе”ндә явымлы көннәрдә дә  „ОЗОН” ургычына корылган комбайн ярдәмендә ашлык суктырачаклар.  Димәк,  мондый техника булганда, нинди генә явымлы елда да, ашлык басуларда торрып калмаячак дигән сүз.

Ә аяз көннәрдә, чүп үләннәре артык басмаган басуларда ашлык традицион алым белән  дә җыела.  Бүген механизатор Рәфил Гәрәев „Дон-1500”  комбайнында хуҗалык басуларын иңли.