Район Хакимиятенең информацион төркеме Сәйтәк авылы халкы белән очрашты

Район Хакимиятенең киңәйтелгән составтагы информацион төркеме бүген Сәйтәк авылы халкы белән очрашты.

Авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина ике ел дәвамында әлеге вазифада эшләгән чорда авылларда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм авылдашларын киләчәктә дә төбәкне уртак көч һәм тырышлык белән чәчәк аттыруга лаеклы өлеш кертергә чакырды.

Үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов тармактагы алга китеш, зур яңалыклар белән таныштырды, халыкны профилактикалау эшенә игътибарлы булырга өндәде.

Дамир Хәмәтов чыгышыннан сәйтәклеләр алдагы елдан мәдәният хезмәткәрләре эшендә көтелгән яңалыклар турында белделәр.

Рөстәм Ульданов авылларда яшәүче халыкның мәшгульлеген тәэмин итү йөзеннән тормышка ашырылган төбәк һәм федераль программаларның асылы турында аңлатты.

Район Советы Секретаре Расих Акберов үзенең чыгышында алда торган сайлауларны оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләргә тукталды.

Очрашу барышында халык үзен борчыган сораулар белән дә чыкты. Авыл активисты Гөлфизә Саяпова 1997нче елда эше туктатылган Сәйтәк участок дәваханәсе урынының бүген кеше һәм терлекләр йөрерлек ачык хәлдә булуына борчылу белдерде. Ни өчен дигәндә, озак еллар дәвамында йогышлы авырулар бүлеге хәрәкәт иткән дәваханә урыны билгеле хәвеф тудыра.

Саулык саклауга кагылышлы сораулар башка сәйтәклеләр тарафыннан да әйтелде. Алар ашыгыч ярдәм чакыртуга кагыла һәм күпчелеге районыбыз ак халатлылары хезмәтенә ихлас рәхмәт сүзләре иде.

Очрашу барышында башка сораулар да күтәрелде. Аларга район архитекторы Илдар Җиһангиров, Дамир Хәмәтов, Данис Шакировлар җавап бирде. Урында җавап бирә алмаганнары исәпкә алынды һәм протоколга кертелде.

(Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз).

Автор фотолары