Балтачлыларны „Чәчәкләр бәйрәме”ндә көтәлөр

Иске Балтачта 20 август көнне “Чәчәкләр бәйрәме” узачак.

Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык -сөенеч хисләре уятырга сәләтле. Моны истә тоткан һәр хуҗабикә ишегалдында чәчәкләр үстерергә тырыша.  Ир-егетләр арасында да чәчәк үстерү белән мавыгучылар бар. Ихатасын чәчәкләр патшалыгына әйләндергән  уңганнар да юк түгел.

Чәчәк үстерү аерым бер фән ул.  Шулай ук бу өлкәдә һәркемнең үз тәҗрибәсе.

Көзге муллык, матурлык, тәҗрибә уртаклашу  уңаеннан  20 август көнне Иске Балтач авылы үзәк мәйданында   “Чәчәкләр бәйрәме” узачак.  Бәйрәм программасында  букетлар, чәчәчкләр композицияләренә конкурслар оештырылачак.    Чәчәк үстерү белән  шөгыльләнүчеләрне бәйрәмдә актив катнашырга чакыралар. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.

Фото редакция архивыннан.