Балтачлылар республика мәгариф хезмәткәрәренең август киңәшмәсендә катнаша

Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре бүген башкалада август киңәшмәсе эшендә катнаша.

Бүген башкаланың “Конгрпесс-Холл”ында  республика мәгариф хезмәткәрләренең  август киңәшмәсе уза.  Ул  Милли проектларны тормышка ашыру шартларында Башкортстан Республикасы мәгариф системасының яңа мөмкинлекләрен ачуга багышлана.  Көн тәртибендә укыту алымнарын камилләштерү мәсҗәләләре каралачак.

10:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасында балаларның ялын оештыру һәм ял шартларында хәвнфсезлек чаралары тәэмин итү турында дискуссион мәйданчык үз эшен башлады.

Пленар утырыш 14:00 сәгатьтә башлана.

Фото Альбина Гыйльметдинова Инстаграмыннан.