Балтачта «Башкортстан ихаталары» программасы тормышка ашырылчак

Иске Балтачта  өч  йорт ихатасы «Башкортстан ихаталары»  республика программасы чикләрендә төзекләндереләчәк. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Инстаграмдагы үзенең битендә шул хакта белдергән.

«Башкортстан ихаталары»  республика программасын урында тормышка ашыру йөзеннән, 2020-2021 елларда Иске Балтачның Киров урамындагы 6 санлы, сәнәгать микрорайоны Тау урамындагы 1 һәм 3 санлы йортлар ихатиаларын төзекләндерү планлаштырыла.

Төзекләндерү фронтында ихаталарда яктырту корылмалары, видеокамералар, юылган керләрне киптерү өчен элү корылмалары, балаларга уен һәм спорт мәйданчыклары булдыру карала.