Балтач районында мәктәп автобусларына техник карау уздырылды

Балтач районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә   район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларына техник карау уздырды.

Әлеге чара елга ике тапкыр - яз һәм көз айларында үткәрелә.

Тикшерү барышында аеруча тормоз системасының, яктырту  корылмалары төзеклеге игътибарга алынды. Моннан тыш,  автотранспортта авария очрагында кулланылырга тиешле әсбаплар булу-булмавына, запас ишекләрнең төзеклегенә зур игътибар бирелде. Карау барышында боларның барысын да исәпкә алып ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илдус Айметов,   автобусларның һәр системасы төзеклеген  балларда бәһалады.

Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән. Автотранспортта тахограф куелуы да  шарт.  Бу корылма  куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк. 2014 елда гамәлгә кергән закон буенча, автобустагы һәр пассажир урыны иминиятләштерелгән булырга тиеш. Тикшерү барышында монысына аеруча игътибар ителде.

Техник карау барышында ачыкланган кимчелекләр буенча актлар төзелгән.