Балтачлылар Курск эзәрманы белән очрашкан

Балтачлыларда былтыр Курск эзәрманы белән очрашу онытылмаслык тәэссоратлар калдырган.

1943 елның 5 июль—23 август көннәрендә   Курск дугасындагы  көчле алыш Бөек Ватан сугышы тарихында аерым урын алып тора.  Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, шушы вакыйганы искә алу уңаеннан, былтыр 2-7 август көннәрендә  Курск шәһәрендә XII Бөтенрусия авл спорт уеннары финал ярышлары узган иде.  Безнең районнан сигез спортчы республика данын  яклады. Спортчылар үзләрен армрестлингта һәм гер спортында сынаган иде.

Спорт ярышларында катнашканнан соң шәһәр белән танышканда Курск дугасындагы сугышларны чагылдырган картиналар күргәзмәсен тамаша кылдык. Кичке сәгатьләр.  Тамашачылар артык күп түгел. Заллар буйлап йөргәндә игътибарыбызны ишекләре ачык бер бүлмә җәлеп итте.  2х6 метр тирәсе зурлыгындагы бүлмә.  Ә анда, идән, өстәлләр тулы Бөек Ватан сугышы кырларында табылган әйберләр урнаштырылган.  Өстәл артында олы яшьләрдәге бер абый нәрсәдер язып утыра.    Кызыксынучан йөзләребезне күргәч,  ул безне бүлмәгә чакырды.

Шәхсән үземнең балачагымнан ук Бөек Ватан сугышы мәхшәре үткән урыннарны күрәсем килә иде.  Ә монда мин тарихны үз кулым белән тотып карадым.  Әйе, залда урнаштырылган  экспонатлар хуҗасыннан мин вакыт каралткан гильзаны тотып карарга рөхсәт сорадым.  Ул рөхсәт итте. Бөек Ватан сугышы чорындагы гильза.

Бүлмәдәге абый безне үзе белән таныштырды. Ул Русия Рәссамнер берлеге әгъзасы, рәссам  Анатолий Ефимович Зайцев Каратавцев булып чыкты. Күргәзмәдә аның картиналары.  Рәссам эзарманлык эше белән дә шөгыльләнә икән.  Ә бары да дүрт ел элек бакчасында гильза табудлан башланган.

Безнең сорау буенча ул Курск дугасын турында тулы лекция үткәрде һәм очрашу истәлеге итеп, Анатолий Ефимович безгә гильзалар  бүләк итте.  Мин аңа бу экспонатларны тарих дәресләрендә балаларга күрсәтәчегемне әйттем. Ә ул безнең мәктәп музеенда мондый әйберләр юклыгына аптырады. Чынлап та,  бездә фронттан килгән хатлар, орден, медальләр генә саклана.

Анатолий Ефимович безгә елмаеп карады да, өстәлдән алып миңа сугышчы каскасын сузды.  Мондый бөек бүләкне кабул итеп алганда, ирексездән, кулларым калтырады.  „Мин сезгә тагын берничә экспонат бүләк итәм әле,”— диде ул.

Чынлап та ул безгә бихисап әйберләр өстәп бирде. Ул да булса 1940 ел үрнәгендәге СШ-40 шелмы, MG-34 немец  пулеметы патроннар лентасы фрагменты, немец винтовкасы  гильзасы,  С.Мосин системасындагы винтовка гильзасы, танкка каршы тору мылтыгы гильзалары, снаряд  ярчыгы, солдатның сапер көрәкчеге.  Бу әйберләр дистәләрчә еллар дәвамында җир атында ятканнар. Һәр табышын ул кәгазьдә язып теркәгән. Анатолий Ефимович коллекциясендәге башка экспонатлары турында да безгә бик күп сөйләде.

Кайткач : „Халкыбыз батырлыгы турында хатирәләр сакларга бурычлыбыз,”—дигән уйлар белән,  Курск эзарманы бүләк иткән экспонатларны Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе музеена тапшырдык.

Надежда БЕЛЯЕВА, Иванай урта мәктәбе укытучысы.