Түбән Сикияз авыл мәдәният йорты яңа төс алды

Түбән Сикияз авыл мәдәният йорты „Бердәм Русия” партиясенең „Кече туган як” проекты чикләрендә ремонтланып, яңа төс алып ишекләрен ачты. Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев, республика мәдәният министрлыгы вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты.

Тантанада катнашучы кунакларны район мәдәният сараеның „Җидегән чишмә” Халык фольклор ансамбле җыр-моң белән каршы алды. Кунаклар яңартылган бинага үтеп китапханәдә районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән курчак театры чыгышын тамаша кылды, фойедагы нәни балалар өчен булдырылган почмактагы мөмкинлекләрне карады, яшьләр өчен дискотека залы, гример бүлмәсе белән танышты.

Тантаналы өлеш авыл мәдәният йортының залында үтте. Аны Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арсланов ачты. Аннары кунакларны, сикиязлыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.

—Безнең Түбән Сикияз авыл биләмәсе районыбызга дүрт җитәкче биргән төбәк. Алдынгы хуҗалык — „Луч” җәмгыяте эшли. Районыбызның беренче Хакимият башлыгы, бүген туган көнен билгеләгән  Рәшит Тәрәкый улы бүген безнең арада, — диде Илгиз Әхвәс улы һәм Рәшит Тәрәкый улына „Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгы” медален тапшырды.

—Алтмыш ел халыкка хезмәт итте бу бина. Янә алтмыш ел хезмәт итсен! Бәйрәм белән барыгызны да! — диде Рәшит Тәрәкый улы олы бүләкне кабул итеп.

Бүләкләүләрне дәвам итеп, зур ремонт эшләрен башкаруга үз өлешләрен керткән җитәкчеләр, подрядчы оешма җитәкчесе, активистларны район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләде.

Илдар Зиннур улы „Бердәм Русия” сәяси партиясе башлангычында башкарылган проектларга кыскача тукталды.

—Мондый проектларга башлангыч бирүчеләр сез, хөрмәтле сайлаучылар. Очрашулар, әңгәмәләр барышында сез мәдәният учакларына игътибар таләп ителүе турындагы мәсьәләне күтәрдегез, без ул тәкъдим, үтенечләрне эшкәртеп, Дуумадагы мәдәният эшләре, бюджет буенча комитетларга җиткердек. Һәм яңа проектларга  башлангыч бирелде. Республиканың быел унбиш районында шундый клублар яңартыла. Сез дә, үз чиратыгызда, мондый игътибарга файдалы эш белән җавап бирерсез дип ышанам, диде һәм районда яңа проектны уңышлы тормышка ашырган өчен  бер төркем балтачлыларга „Бердәм Русия” сәяси партиясе Төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Республика Мәдәният министрлыгының социаль-мәдәни эшчәнлек бүлекчәсе начальнигы Альбина Юлдашбаева, талантлы тележурналист Айгөл Усманова хис-тойгыларын уртаклашты.

—Мин бүген үзебезнең четерекле эшебезнең нәтиҗәсен күрергә килдем. Республикада бу проект 2017нче елдан башлап эшли. Кырык җиде клуб яңа төс алды, сезнеке 48нчесе. Быел янә 14 яңартылган клуб ишекләрен ачачак. Барыгыз да сәламәт булыгыз, авылда, мәдәният учагында тормыш кайнап торсын, — диде Альбина Шамил кызы.

„Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Расих Акберов партия проектлары чикләрендә районда башкарылган эшләр белән таныштырды.

1960нчы еллар башында Түбән Сикияз авыл Советы рәисе, фронтовик Гали Бәхтиев проекты буенча урындагы „Сигнал” колхозы эшчәннәре көче белән агачтан төзелә авыл мәдәният бинасы. Яңа бинага Гали Бәхтиев үз теләге белән мөдир булып күчә һәм вафатына кадәр 8 ел эшли. Династияне Гали Бәхтигәрәй  улының бертуган энесе Зәки дәвам итә. Күп еллардан соң аны Гали Бәхтиевның улы Газнәви алыштыра һәм ул да гомере буе авыл мәдәният учагын гөрләтә, гомеренең соңгы көненә кадәр яраткан хезмәтеннән аерылмый.

—Безнең гаилә өчен бу бина Бәхтиевлар гаиләсенә һәйкәл кебек. Бала чак, яшьлек елларыбыз шушы сәхнәдә биеп, җырлап, нәфис сүз белән чыгышлар ясап үтте. Бүгенге тантанага дулкынланып, йөгереп килдем, — диде Гали Бәхтиевның кызы, хезмәт ветераны Гөлфидә Хәмәтҗанова. — Әтиемның шәхси архивыннан сезгә рухи яктан зур бүләк алып килдем. Ул — туган авылыбыз клубының  беренче мәленең фотосурәте. Кадерле урында саклагыз һәм мәдәният учагы эшен сүрелдермәгез. Авылыбыз йортларында утлар сүнмәсен, барыбыз да сәламәт булыйк!

Башкортстанның атказанган артистлары Альбина Кашанова, Лияна Хәйретдиноваларны биргән, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Хәйруллина күп еллык хезмәт салган төбәк ул — Түбән Сикияз авыл биләмәсе.

Берничә буын яшьләрне бию серләренә өйрәткән, укучылары Халык бию ансамбле кебек дәрәҗәле исем яулап, бүген дә аның данлы традицияләрен дәвам иткән, Балтач данын Парижда да яңгыраткан Әнисә апа Хәйруллина тантанада катнашучыларны моңлы җыры белән сәламләде.

Бүген унга якын иҗат коллективы уңышлы эшләгән, „Тамаша” үзешчән театр коллективлары район фестиваленә башлангыч биргән Түбән Сикияз авылы клубы үзешчәннәрен район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов Рәхмәт хатлары белән билгеләде.

Тамашаның соңында район мәдәният сарае, Түбән Сикияз авыл мәдәният сарае үзешчәннәре һәм район мәдәният сарае каршында оешкан студентларның „Яшьлек” ансамбле егет һәм кызлары көче белән әзерләнгән зур концерт программасы тәкъдим ителде.

Газим ТАЛИПОВ һәм Бәхтиевлар гаиләсе архивыннан фотолар файдаланылды