Түбән Карыш авыл җирлегендәге авыллар халкына йөрерлек хәлдәге юллар кирәк

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә информацион төркем әгъзалары Түбән Карыш авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр белән очрашты.

Түбән Карыш — райондагы 9 авылны берләштергән иң зур авыл җирлеге.

Район Хакимиятенең информация-аналитика бүлеге начальнигы Лилия Хөсәинова белдерүенчә, бу төбәктә яшәүче халыкны поселокара һәм урам юлларының торышы, урамнарны яктырту һәм башка көндәлек мәсьәләләр борчый.

Рөстәм ВӘЛИЕВ фотолары.