Балтачта бер бакчада август аенда алмагач чәчәк аткан

Балтачта алмагачлар майда гына түгел,  августта да чәчәк ата.

Балтачта бу беренче очрак түгел. Алмагачларның моңа кадәр дә  сентябрь-октябрь аенда чәчк атканы бар иде.  Табигать аномалиясе быел да сюрпризларын бүләк итә.  Август аенда шомырт, чия агачларының кабат чәчәк ату очраклары социаль челтәрләрдә пәйда булды. Ә бер бакчада 8 август көнне алмагач чәчәк аткан.

“Алмагачлар чәчәк ата августның сигезендә,”—дип язган  хуҗабикә үзенең Инстаграмдагы битендә.

Алмагачның физиологик үзенчәлекләренә килгәндә,  аның киләсе елда чәчәк атачак  бөреләре июль—август айларында ясала.  Көннәрне бер салкынайтып, бер җылытуы алмагач бөреләрен уятып җибәргән, күрәсең.