Иске Яхшый авылы мәчетенең 270 еллыгы билгеләнгән чарада Айнур Биргалин катнашты

Иске Яхшый авылында республика мәдәният министрлыгы, Мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану баш идарәлеге тарафыннан унсигезенче гасыр архитектурасы һәйкәле булып танылган һәм Башкортстан Республикасының саклана торган объектлар реестрына кертелгән Иске Яхшый авылы мәчетенә 270 ел тулу уңаеннан оештырылган тантана үтте.

Тантанада Башкортстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, Башкортстан Республикасы мөфтие вазифасын башкаручы Айнур Биргалин катнашты.

Барлык кунакларны Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Балтач һәм Аскын районнары ахунды Рәфис Шәйхәйдәров мәчетнең тарихы белән таныштырды. Иске Балтач авылы мөнәҗәтчеләре салават әйтте.

Кунаклар да чыгыш ясады. Авылдашлары, Башкортстанның атказанган рәссамы Мэлс Вафин туган авылы мәчетенә үз куллары белән иҗат иткән шамаил бүләк итте.

Мәчетне төзекләндерүдә катнашкан спонсорлар да читтә калмады. Нефтекама шәһәрендә эшләүче табиб, Иске Яхшыйда туып-үскән Өлфәт Галиәкбәров, шәхси эшкуар Илшат Галләмшиннар Аллаһы йортының халыкка озак еллар дәвамында игелекле хезмәт итүен теләделәр.

Авылдагы мәхәллә рәисе Мәүләви Вәлиев зур чарага әзерлек барган айларда, көннәрдә аңлы карашта, бур уй-теләктә булып ярдәмләшкән авылдашларына, читтә төпләнеп гомер иткән яташларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчет” имамы Филүс хәзрәт Камалтдинов азан әйтеп намазга чакырды. Мәчеттә намаз укылды. Аннары җыелган халык мәчет йортына урнаштырылган казанда өлкән пешекче Рәйфә Хәсәнова һәм аның ярдәмчеләре көче белән корбанлык итеннән әзерләнгән пылаудан авыз итте, чараның спонсорлары — “Ильназ” магазины хуҗасы Илүс Әхметов, Фидарис Хәтмуллин, Алсу Саяпова һәм башкалар ярдәме белән оештырылган табында сыйланып рәхмәт әйтеп таралышты.

Мәчет имамы Имамгали Тимергалиев белдерүенчә, быел Иске Яхшый авылында 13 баш сарык малы корбанлыкка чалынган.

(Тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзитендә таныша аласыз).

Автор фотолары.