Балтач районы мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләде

11 Август, 2019 - 12:00

Балтач  районы мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә  дә Корбан гаете зурлап билгеләп үтелде.

Иске Балтачта да  бүген, 10 август көнне , “Үзәк" мәчеттән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Бихисап мөэминнәр  мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач,   Коръән сурәләре укылды.   Гаеттә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та катнашты,   районда барган эш-гамәлләр турында сөйләде, динара, милләтара дуслыкка чакырды.

Арытабан бәйрәм тантанасы Иске Балтачның үзәк мәйданында дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, имима-ахунд Рәфис Шәйхәйдаров, имиам-мөхтәсиб Филүс Камалетдинов тәбрикләделәр.

—Корбан бәйрәме -  шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре. Районыбыз килщчщген ныгыту юнәлешендә без арытбан да боларга тугры калыйк,--диде Илгиз Субушев үзенең чыгышында.

Тантанага  иҗат коллективвлары чыгышын тамаша кылды. Мәйданда балалар өчен бушлай батутлар эшләде. Шулай ук алар өчен  квест уеннар да  оештырдылар.

Әлбәттә, корбан итеннән казанда пылау әзерләнде.

—Кылган гамәлләребез кабул булсын. Бәйрәм һәр йортка тынычлык, бәрәкәтле көннәр, тотрыклылык, рух ныклыгы бирсен,--дигән теләкләр белән тантанага килүчеләр бәйрәм пылавынннан сыйланды.

Чыганак.