Балтач төбәгенә циклон янә салкын һава массасы алып килә

Балтач төбәгенә циклон  киләсе атна башында  яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем алып киләчәк.

Иртәгә  -11 августта  һава шартлары  начар яка үзгәрүе көтелә.  Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, яңа циклон район җирлегенә салкын һава массасы алып килә. Яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем көтелә. 11 августта 44,5 миллиметр күләмендә яңгыр явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан, вакыты белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +10,+9, көндез +14,+16 градус.

Атна ахырында  һава шартлары яхшыруын, явым-төшем кимүен, һава температурасы күтәреләчәген фаразлыйлар.