Иске Балтачтагы магазиннарның берсендә Корбан гаете көнендә аракының берничә төре... кассадан үтмәгән

Бүген, Корбан гаете көнендә, Иске Балтач авылы халкына гаҗәеп күренеш шаһиты булырга туры килгән.

Сәүдә челтәрләренең берсенә караган магазинда иң арзанлы, иң үтемле аракының көн дәвамында берничә төре... кассадан үтмәгән.

—Аллаһының могҗизасы, бәндәне саклау, кисәтү билгесе инде бу, дип сөйләнә-сөйләнә, алырга теләгән  шешәләрен сатып алучылар арасында шүрлеккә кире илтеп куючылар күп булды,— ди магазин хезмәткәре. - Аракы шешәләренең кассадан үтмәве эш барышында шактый кыенлыклар тудырды...

Фото Интернет челтәреннән.