Район башлыгы балтачлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Балтачлыларга район Хакимияте башлыны Илгиз Субушев Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Бүген, 11 августта,  барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билги Шул уңайдан район башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да  Корбан гаете белән тәбриклим. Бәйрәм һәр йортка тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен.

Районыбыз җирлегендә күп гасырлар дәвамында тату һәм  уртак гомер кичерүче төрле милләт һәм дин вәкилләре төбәгебез ныклыгы өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр,  җәмәгать  тормышында актив катнашалар. Балтач төбәгендә киләчәктә дә тынычлык хөкем сөрер, шәфкать һәм гаделлек, рухи-әхлакый кыйммәтләр өстенлегенә ышаныч хисе безне тагын да бердәи итәр дип ышанам.

Барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иман байлыгы, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телим.

Чыганак.