Салкын җәй иҗатчыларга илһам бирде

Балтач төбәгендә сентябрь якынлаша, ә халык һаман җәйне көтә.  Иҗатчылар быелгы салкын җәйгә төрттереп шаян шигырьләр дә язарга өлгергән.

Быелгы җәй явымлы,  салкын килде. Су коенырлык форсат  булмады да диярлек. Булса да андый көннәрне бармаклар белән генә исәпләрлек.  Инде көнне җылытты бугай дип сөенсәк, иртәгәгә салкынайта да, яңгыр китереп коя.  Килешәсезме, җәй буена шулай булды бит, җәмәгать.

Җәйне күрмәдегезме?

Майда да курткадан йөрдем,

Әле дә киеп йөрим.

Җылы эчле кәлүшемне

Яңгыр яуганда сөйрим.

Запаска дигән түмәрләр

Ярылып бетә инде.

Шуларны тырышып ярып

Ябыгып бетәм инде.

Җәй буе калын юрганны

Яттым инде ябынып.

Мунча керергә өйрәндем

Миллек белән чабынып.

Юка кием, сарафаннар

Тора эленгән килеш.

Кайчагында йоклап китәм

Өскә киенгән килеш.

Болай яткач иртән рәхәт!

Юк киенеп торасы.

Салкын булса да куркытмый

Җылылыкның торбасы.

Җылы куртка белән кәлүш

Искереп бетә инде.

Җылы җәйне көтә - көтә

Сентябрь җитә инде...

Гисметео  сайты мәгълүматларына караганда, бъген иртәгә беркадәр җылы булачак. Синоптиклар безнең төбәктә көндез 24 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый.  Явым-төшем ихтималы зур түгел. Җил, башлыча, көньяктан. Ә киләсе атна башында янә һава температурасы түбәнәя.