Балтачта читәнне талдан түгел, такталардан үрәләр

Иске Балтачта бер ихата тирәли яңача читән үргәннәр. Талдан түгел, тип-тигез такталардан...

Иске Балтачта ихата тирәли нинди генә киртәләр күрмисең. Берәүләр профнастилдан, икенчеләр кирпечтән  диварга тиң киртәләр ясыйлар. Ә бүген игътибарны җәлеп иткән   киртә , бигрәк тә, үзенчәлекле.

—Мондый  киртәне тоту өчен кадак та , җепсә дә кирәкми. Бары тик осталык, кул тырышлыгы гына  таләп ителә,—ди бу корылманың авторы.