Мишкәлеләр авылга нигез салынуның 305 еллыгын билгеләделәр

Бүген Мишкә авылы халкы зур тантанага җыелды. Авылга нигез салынуның 305 еллыгы уңаеннан „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Мишкәлеләрне тәбрикләргә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килде.

—Барыбыз да сәламәт булыйк! Киләчәктә районыбыз картасында Мишкә авылы чәчәк аткан авылларның берсе булуын телим! Бәйрәм белән барыгызны да! — диде Илгиз Әхвәс улы авыл халкын, кайткан кунакларны зур юбилей уңаеннан тәбрикләп.

Бәйрәм чын мәгънәсендә төбәкара масштаб алды. Кунаклар арасында Марий Эл Республикасыннан, Екатеринбург шәһәреннән, Калтасы районыннан вәкилләр бар иде.

Авылның юбилее шушы авылда туып-үскән шәхес, педагогия фәннәре кандидаты, Марий дәүләт университетының мари һәм фин-угор әдәбияты кафедрасы доценты, бик күп китаплар, фәнни хезмәтләр авторы Виталий Михайловның 65 яшьлек юбилее белән дә туры килде. Район җитәкчелеге юбилярга Рәхмәт Хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Районыбыз мариларының „Эрвел мари” оешмасы рәисе Петр Абдулов мари мәдәниятен, халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклауга зур өлеш керткән активистларга Рәхмәт Хатлары тапшырды. Аннары котлауларны Ялангач авыл җирлеге башлыгы Расих Гафурҗанов  дәвам итте.

Дәртле, уңган, булган бердәм, дус һәм тату халык яши Мишкә авылында. Авыл клубы каршында „Ар Мишкан” хатын-кызлар вокаль ансамбле уңышлы эшли. Аның яшь һәм кече төркемнәре булдырылган. Алар чыгышы чараны музыкаль яктан баетты. Өлкән төркем башкаруында яңгыраган Мишкә авылы гимнының сүзләрен авылдашлары Виталий Михайлов иҗат иткән.

Бәйрәм барышында авылдагы төзек йорт, төзек урам, уңган гаиләләр барланды.

Күп балалы Ольга һәм Рифат Хәкимовлар гаиләсе өчен быелгы ел аеруча куанычлы. Унике яшьлек Кирилл белән өч яшь ярымлык Алинага иптәшкә игезәк уллары Вадим белән Радим туган. Сөенечле вакыйга уңаеннан Хәкимовлар гаиләсе истәлекле бүләк белән билгеләнде.

—Балтач җирендә яшәгән марилардан мари мәдәниятен, мари рухын, мари сулышын алып кайтам. Монда сабыйлар туган телләрендә аралаша. Халык мари телендә фикерли. Димәк, тел саклана, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, традицияләр яши, — диде бәйрәмнең кунагы, Марий Эл Республикасыннан килгән баянчы, үзешчән композитор Вячеслав Осипов, фикерләрен уртаклашып.

Тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында танышырсыз.

Газим ТАЛИПОВ фотолары