Мишкәлеләр Калтасы җирендә Балтач данын яклаячак

Иртәгә, 10нчы августта, Калтасы районында үзешчән сәнгать осталарынның „Ший кандра” („Көмеш аркан”) республика бәйгесе үтәчәк.

Мари милләт вәкилләре арасында  үтәчәк бәйгедә Балтач районы данын Мишкә авыл клубы каршында уңышлы эшләп килгән „Ар Мишкан” („Ар буендагы Мишкә авылы”) хатын-кызлар вокаль ансамбле яклаячак.

Райондашларыбызга бәйгедә уңышлар телик!

Газим ТАЛИПОВ фотосы.