„Балтач халкы суга кытлык кичермәс”

Эчәр су — яшәү чыганагы.  Моны суга ихтыяҗ кичермәгән аңламас.  "Чүллекнең ак кояшы" нәфис фильмында эчәр су өчен бер төбәк яу яланына әйләнгәнен тамашачы аңлап күзәтте. Xәйбулла районында табигый шартлар еш кына корылыкка китерә.  Авыл җирендә яшәгәннәр  мәсьәләләрне төрлечә хәл итеп  яшелчә үстерергә тырыша. Кырым  якларында,  диңгез буенда,  тозсыз су мәсьәләсе бик катгый тора. Бакчасы булганнар төннәр буена аны күләмле савытка җыярга мәҗбүр. Суга кытлык булмасын өчен хәстәрлекле хуҗа барын да алдан кайгыртырга мәҗбүр. Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар ГАЛИМҖАНОВка су белән тәэмин итү мәсьәләсенә бәйле берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек...

— Эльмар Рәшит улы, район үзәге су  белән тулысынча тәэмин ителгән дип әйтергә нигез бармы?

—  Яшәү өчен мөһим булган су  соравы  һәрчак игътибар үзәгендә. Билгеле, авылдашларны даими су белән тәэмин итү өчен челтәрне вакытында карап, хәстәрләп торырга кирәк.  Ә бүгеннән су алу скважиналарын ремонтлау  көн кадагында икәнен билгелисе килә.

—Димәк, ремонт эшләрен кичектергез башларга кирәк дигән сүз?

—  Әйе, нәкъ шул максатта үткән елның 30нчы ноябрендә район мәдәният сараенда Иске  Балтач авылы халкы катнашлыгында гомум җыелыш үтте. Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы (ППМИ) буенча халык  ике су алу  скважиналарын ремонтларга кирәклеген  билгеләде. Актуаль эш буенча мөрәҗәгатьләр тыңланды. Xалык мәсьәләне уртага салып тикшерде, фикер алышты. Мөһим сорау көн тәртибендә булуын катнашучылар бертавыштан хуплады.

—  Димәк, халык урындагы инициативаларга ярдәм итү программасына бу сорауны кертүне дәррәү тавыш биреп хуплады?  Башланган эш — беткән эш, дигән әйтем бар. Ул тормышка ашсын өчен аерым таләпләрне үтәү  дә кирәкме?

— Берсүзсез.  Кыскача бу программа ППМИ дип йөртелә.  Аның исеме үк күп нәрсә хакында сөйли. Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасына  халык үзе сайлаган социаль мөһим объектлар керә.  Су алу скважиналарын ремонтлау соравы белән  балтачлылар  чыкты. Ә республика буенча андый объектлар  бихисап.  Һәр үтенеч тормышка аша дигән сүз юк. Аерым шартлар да үтәлергә тиеш.

— Балтачлылар күтәргән  бу сорау билгеләнгән программага керә алдымы соң?  Аны чынбарлык итү өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген телгә алсагыз иде.

— Юньле хәбәр бар. Бу программага керү үзе мәртәбә. Соравыбыз яклау тапкан.  Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасына керүебез мәгълүм булды.  Аны тормышка ашыруда республика чыгымнарның шактыен үз өстенә алачак дигән сүз бу. Тик программа шарты буенча тәкъдим керткән халыкның аны тормышка ашырганда үз  матди өлеше дә булырга тиеш.

— Өйләрен су белән берөзлексез тәэмин итәргә исәпләгән һәр балтачлы үз өлешен кертәчәк, димәк?  Моны башкару өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

— Банкларда исәп счётына акча  күчерергә мөмкин. Аны урысча әйтүе җайлырак ( Реквизиты для перечисления:

Единый доходный счёт – 40101810100000010001

Отделение НБ Республика Башкортостан, г. Уфа

БИК 048073001

УФК по Республике Башкортостан (Администрация сельского поселения Старобалтачевский сельсовет муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан)

КБК 79120705030106200150 (добровольное пожертвование на ППМИ)

ИНН 0208005110

КПП 020801001

ОКТМО 80608431).

—Акча күчерергә теләгәннәрнең сораулары туган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә?

— Һәр сорау белән эш сәгатьләрендә Иске Балтач авыл биләмәсе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ишекләребез ачык, рәхим итсеннәр. Һәр сорауга ачыклык кертербез.

— Су авыл халкы өчен мөһим инде ул. Яшелчә-җимеш үстерү гадәти хәл. Мал-туар, кош-корт...

— Яз, җәй айларында су булуы бик актуаль. Быел да май аенда, бакча утырткан чорда бераз суга кытлык  тоелды. Җәй яңгырлы булганлыктан, әле бакчачылар өчен бу мәсьәлә  икенче планга күчте сыман.  Xәзер авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел. Бар уңайлыклар булдырылган:  душ, ванна, автомат кер юу машиналары һәм башкалар. Һәркайсы суга бәйле, су белән тәэмин ителешсез күз алдына да китереп булмый аларны. Су булуы гадәти кебек, ә  суга кытлык кичергән очракта  бик авыр икәне тоела. Шуңа да мәсьәләне уңай хәл итүдә авылдашларыбызның аңлавын һәм  актив катнашуын көтәбез.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Нәтиҗә уңышлы булсын.

Рима ВӘЛИЕВА әңгәмәләште.