Балтач районында ялганчылар "кармагы"на кабу очраклары бар

Балтач районында  яшәүче бер ханым, ялганчыларның  ВКконтакте социаль  челтәрендәге  мөрәҗәгатенә ышанып, 12 000 сум акчасыннан колак каккан.

—Табыш алу максатында кылынган җинаятьләр арасында караклылык зур урын алып тормаса да, соңгы елларда аңа каршы көрәш өлкәсендә хәл кискенләште. Алдашу hәм урлашуның яңа алымнары барлыкка килә, караклар китергән зыян зур суммалар белән билгеләнә,—ди тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры Марат Бәдретдинов, уйланмаган адымнарга бармаск. башкаларның ялгышлыгыннан сабак алырга чакырып.

Караклык кеше психикасын мәгълүмат ярдәмендә йогынты ясап, ялгыш фикер тудыру, алдау юлы белән  кешене акчасын бирергә этәрү, мәҗбүр итү кебек яңа төс ала. Мәсәлән, район территориясендә соңгы вакытта телефон караклары киң таралды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлекчәсенә берничә шундый мөрәҗәгать булды.

Алдашуның яңа төрләре барлыкка килде. Түбәндәге очрак нәкъ шундыйлардан. Районда яшәүче бер ханымның „В контакте” сайтында интернет челтәрендәге шәхси профилен бозып, ханымга бертуган апасы исеменнән 12 000 сум күләмендә акча сорап мөрәҗәгать итәләр. Ханым шушы язуга ышанып, шунда күрсәтелгән счётка тиешле сумманы күчерә. Акчаны күчергәч, ханым туганына шалтырата hәм үзенең алданганлыгын аңлый.

Соңгы елларда исәпләренә акча керүен күзәтү максаты белән телефон номерларына „мобиль банк” хезмәтен ялгаучылар күбәйде. Кулланучы баш тартканга кадәр әлеге хезмәт исәптән даими рәвештә акча алып торачак. Вакыт узу белән теге яки бу кеше бу хакта бөтенләй онытып җибәрә. Соңыннан мобиль банк хезмәте ялганган сим-картаны хуҗасы ташлый яки югалта, я булмаса икенчегә алыштыра. Әлеге номер белән сим-картаны башка кеше сатып ала. Яңа кеше шушы хезмәт белән кулланып, чит кеше исәбеннән акча алып тора ала. Шулай итеп, кеше ваемсызлыгы аркасында намус белән эшләп алган акчасыннан да колак кага. Район территориясендә мондый очраклар бихисап.