Балтачлылар «Йөрәгеңдә—Ватаның» фестивалендә катнашкан

Балтач районы командасы Кырмыскалы районы Бекетово авылында, Росгвардиянең күнегүләр үзәгендә узган,  «Йөрәгеңдә—Ватаның» спорт-ватанпәрвәрлек фестивалендә катнашкан.

Бу фестиваль ГТО комплексын,  ватанпәрвәрлек тәрбиясен  тормышка ашыруның ышанычлы чарасы булып тора.  Аны «Газпром Трансгаз Уфа», җәмгыяте,  Башкортстан Республикасы десант гаскәрләренең махсус билгеләнешендәге подразделениеләр ветераннары берләшмәсе,  ДОСААФ җәмгыяте, җәмәгать оешмалары оештыра.

Фестивальдә «Газпром Трансгаз Уфа», компаниясе төркеме һәм аның партнерлары  командалары, республиканың шефлык итүче районнары командалары, студентлар, хәрби-ватанпәрвәрлек клублары әгъзалары  катнаша, дип хәбәр итә чыганак.