Балтачта Марий Эл Республикасыннан килгән делегация эшләде

Бу көннәрдә районның мари җәмәгатьчелеге яңа сулыш кичерде. Районга Марий Эл Республикасыннан дүрт кешедән торган делегация килде. Алар Балтач районында яшәгән мари халкының күренекле кешеләре турында материаллар җыю белән шөгыльләнде.

Кунакларны Тәтешле районы чигендә — Магашлы Алмантай авылында каршы алдылар. Аннары Русия мариларының яшьләр слетында катнашучылар, милли киемнәр тегү остасы Ольга Кирилова, Магашлы Алмантай авылы старостасы Радик Апкалиев, „Ужара”, „Томаша” коллективлары белән очраштылар.

Икенче көнне делегация Яңа Ямурза авылында эшләде. Биредә аларны Балтач районының Почетлы гражданины Б. Иликбаев, агачны бизәкләп кисү остасы С. Абдулов, авыл активисты А. Валиахметова, авыл старостасы Х. Валиев белән кызыклы очрашулар көтә иде.

Иске Ямурза авылында кунаклар Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина, дини йолаларны башкаручы О. Ахметшин белән әңгәмәләштеләр. Иванай авылында скрипкачы Миншакир Минилкаев, халык дәвалаучысы Рита (Зоя) Галиахметова, спорт сөюче Беляевлар гаиләсе белән үзенчәлекле очрашулар истә калырлык булды.

Мишкә авылында механизатор В. Иликбаев, хезмәт ветераннары Л. Ипаева, В. Ипаев, Захаровлар, Исакаевлар, И. Закирзянова гаиләләрендә булдылар.

Бер көнне делегация Янтимер авылында эшләде. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны А. Ахмадиев белән әңгәмәләштеләр, авылда яшәүче осталар белән очраштылар. Кәрзин үрү остасы Тимирьян Узянбаев, умартачы Данис Гильманшин, авыл буасын төзекләндерү активисты Радик Яниев, „Абдулвали” шәҗәрәсе белән таныштылар.

Кунаклар онытылмас тәэсоратлар калдырырлык күңелле очрашулардан канәгатьлек хисе белән саубуллашты.

Газим ТАЛИПОВ фотолары