Сәламәт булыгыз, Шаһидә апа!

Районда 100, 90, 80 яшьләрне үткән, үзләрен яхшы хис иткән өлкәннәр булуы куанычлы күренеш.

Бүгенге көндә балалары, оныклары, якыннары хәстәрендә бәхетле картлык кичергән олы буын вәкилләре белән район җитәкчелеге очрашып күрешергә дә вакыт таба. Шушы көннәрдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Көндәшле авылында гомер кичергән, илебезгә игелекле ул һәм кызлар үстергән күп бала анасы, хезмәт ветераны, тыл эшчәне Шәһидә Сәмиева янында булды.

Илебез тарихындагы күп вакыйгаларның тере шаһиты, сугыш елларындагы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән буын вәкиле дин юлында, балалары, оныкларына, гомумән, бар халыкка иман байлыгы, барлык яхшылыкларны теләп изге уй-теләктә үткәрә ул гомеренең һәр көнен.

Лилия ХӨСӘИНОВА фотосы.