„Правда” җәмгыяте уңганы Рөстәм Суфияров бүгеннән басуга чыгарга әзер

Район хуҗалыкларында басуларда өлгергән уңышны уруга төшү сәгате җиткәнен түземсезлек белән көтәләр.

Шушы көннәрдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендәге район белгечләреннән тупланган махсус комиссия урыннарга чыгып урып-җыю эшләренә әзерлек торышын тикшерде.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә техника әзерлеге яхшы бәһаланды. Булган техника каралган, төзек, кадрлар белән комплектланган.

„Нива” операторы Рөстәм Суфияров — үз эшенең остасы. Үзе хезмәтләндергән „Нива” комбайны күптән „хәрби” әзерлектә. Басу эшләренә старт бирелү белән кырга юнәләчәк уңган механизатор.

Автор фотосы.