Балтачның яшь парларына район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев истәлекле бәләкләр тапшырды

29 Август, 2018 - 09:00

Район көнендә район мәдәният сараенда үткән тантанада август аенда гына законлы никахка кергән өч пар район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кулыннан истәлекле бүләкләр кабул итте.

Мәхәббәтләрен законлы никах белән ныгыткан яшь парлар — Регина Тимергалиева һәм Илнар Хаҗиев, Лиана Шәяхмәтова һәм Руслан Миркамалов, Люция Галиханова һәм Марат Закировларга залдагылар озак алкышлады.

Илгиз Әхвәс улы вакытында табышкан һәм кавышкан яшь парларга тигез, бәхетле гомер, алган белемнәрен туган районннары, республикабыз мәнфәгатенә куллануларын теләде.