Уфа Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең VII съездын кабул итәргә әзерләнә

19 Апрель, 2018 - 09:00

«Башинформ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфада Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең VII съезды үтә.

Муниципалитет вәкилләре республиканың башкаласында 20 апрельдә җыела.

Съезд урындагы үзидарә өлкәсендә мөһим бурычтарның берсе – муниципаль идарәлек сыйфатын һәм урындагы үзидарә органнары граждандарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, халык үзенең социаль һәм икътисади хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру максатында кабул иткән карарларның нәтиҗәлелеген арттыруны тикшерү өчен уникаль мәйданчык булып тора.

Чарада катнашу өчен гадәттәгечә делегатлар – муниципалитет, федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләре җыела. Алар уңай тәҗрибә белән уртаклаша, муниципалитет эшенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә һәм киләчәккә төп бурычларны билгели.

Съездда катнашучыларны эчтәлекле программа көтә. Төрле чаралар күзалланган. Идарә рәисенең 2017-2018 еллдарга Совет эшчәнлеге турында отчет бирү, шулай ук яңа срокка берләшмәнең җитәкчелек органнарын сайлау һәр вакыттагыча пленар өлешнең үзәк мәсьәләләре булып тора. Сөземтәләр буенча йомгаклау документы кабул ителә. Аңа муниципаль эшчәнленең һәр юнәлешен камилләштерү буенча да тәкъдимнәр керә.

VII Съезд быел Урындагы үзидарә көнен бәйрәм итүгә бәйле булуы белән республиканың муниципаль берләшмәсе өчен зур әһәмияткә ия. Съезд алдыннан муниципаль хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасының дәүләт наградаларын һәм «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшыру тантанасы үтә.

Безнең районнан Съездда ундүрт кешедән торган делегация катнашачак. Аның составына район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, унике авыл җирлеге башлыгы кертелгән.