Нөркә авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

23 Октябрь, 2018 - 09:00

Күптән түгел район Хакимитяте Башлыгы Илгиз Субушев  Усман авылында булып,  гамәлдәге  фельдшер-акушер пунктының эше белән танышкан көнне  яңа  төзеләчәк ФАП  урынын тәртипкә китерү өчен вакыт билгеләгән иде.

—23 нче октябрь конне усманлылар белән өмә оештырып, яңа объект урнашачак җирлектәге  агачлар кисеп юк ителде. Яше –карты өмәдә актив катнашып,Усманда унган халык яшәгәнлеген  исбатладылар. Тиз арада яңа ФАП урнашачак төбәк  тәртипкә китерелде,—ди Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллина өмәләрнең уңай нәтиҗәсен бәһалап.

Өмәләр башка  авылларда да дәвам итә. Норкә авыл мәдәният йорты агачлар арасында утыра.  Кайбер агачлар электр үткәргечәрен хәвефсез файдаланырга комачаулый. Шунлыктан андый агачларны  электр хуҗалыгы хезмәткәрләре кисүне оештырган. Ә агачларның калдыкларын төяп махсус урынга чыгару өчен Рөфит  Гыйндуллин   тагылма әрҗә  куйган.

Норкә авыл мәдәдәният йорты мөдире Илүсә Кашапова һәм авыл китапханәчесе Гөлназ Шайбакова   агачларны әрҗәгә тояп, мәдәният учагы тирәсен  чистартып куйганнар.

Гөлназ  Шайбакова турында аерып берничә сүз әйтми мймкин түгел. Ул ир-атларга  гына хас эшләрне дә  башкара алуы белән хәйран калдыра.   Кулына бензин пычкысы тотып юан-юан агачларны үзе кисә. Чи агачлар авыр дип тормый, аларны күтәреп әрҗәгә төйи . Афарин, кызлар! Булдырасыз.