Балтач кызы "Татар кызы-2018"(Уфа) титулын яулады

21 Апрель, 2018 - 09:00

Бүген башкалада «Татар кызы-2018» республика конкурсы җиңүчесе билгеле булды. Гаилә елына багышланган быелгы конкурста райондашыбыз Чулпан Кашанова үзен баръяклап та матур күрсәтеп, бәйге Гран-приена лаек булды.

Республика конкурсы җиңүчесе титулын яулаган Чулпан Кашанова Казанда үтәчәк «Татар кызы» конкурсында Башкортстан Республикасы данын яклаячак.

Җиңүчене, 60 мең сум номиналындагы,  Европа буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек биргән путевка белән бүләкләделәр. Шулай ук Чулпан Кашанова бәйгенең "Зифа буй" номинациясе җиңүчесе. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның махсус бүләге турында да бәян иттеләр. Чулпан "Өмет" гәзите редакциясе махсус бүләгенә дә лаек булды һәм янә бер номинациядә җиңде.