Усман авылындагы мәчет бинасы табигый газ ягулыгына тоташтырылды

8 Декабрь, 2018 - 09:00

Усман авылындагы яңа мәчет бинасы эшчәнлеге турында сайтыбызда узган айларда хәбәр иткән идек. Бүген усманлылар тормышында шатлыклы вакыйга булды. Мәчет бинасы табигый газ ягулыгына тоташтырылды.

Шул уңайдан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, райондагы газ хезмәте өчен җаваплы оешма җитәкчесе Әлфрит Нәбиев авыл интеллигенциясе, авыл аксакаллары, дин юлыннан атлаган абый-апалар белән очрашты.

Очрашу барышында халык җитәкчеләргә башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде, үзен борчыган сораулар белән чыкты. Һәр сорау җитәкчелек тарафыннан исәпкә алынды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Ренат ДӘҮЛӘТШИН фотолары кулланылды.