Хәерле җомга иртәсе белән, балтачлылар!

Җомга көн мөбәрәк булсын кадерле дуслар, мөселман кардәшләр! Дөньяларда тынычлык, бәрәкәтле тормыш, гаиләләрдә иминлек, шатлык-бәхет, саулык, иман булсын!

(Тушкыр авылы мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкәт, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән.

* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.

* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!

* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!

* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.

* Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!

* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.

“Хәдисләр”дән.