Бүген район Хакимиятенең информацион төркеме Көнтүгеш, Янтимер авыллары халкы белән очрашты

Район Хакимиятенең киңәйтелгән составтагы информацион төркеме бүген Көнтүгеш, Янтимер авыллары халкы белән очрашты.

Авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев белдерүенчә, мондый төркем авыллар халкы белән март аенда очрашкан. Ул чарада авыл халкы Көнтүгештә фельдшер китерүне сораган. Бүген авылга Көнтүгештә туып-үскән яшь белгеч Гөлназ Галина кайткан. Авылдашлары моңа чиксез шат. Үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов Гөлназ Илмир кызының «Земство фельдшеры» программасы буенча тиешле дәүләт ярдәме алачагы һәм яшь белгечкә зур өмет баглавы турында әйтте.

Авыл җирлеге башлыгы соңгы айларда башкарылган эшләрне барлады һәм алга планлаштырылганнарга кыскача тукталды. Көнтүгештә Мата елгасы аша күперне ремонтлау һәм 22 ноктада янган урам утларын энергия саклагыч лампаларга алыштыру бурычы торуын билгеләде.

Авылга каты капламлы юл эшләнүен һәм табигый газ ягулыгы килеп җитүен көнтүгешлеләр зур өмет белән көтәләр. Районның баш архитекторы Илдар Җиһангиров аңлатуынча, Көнтүгеш, Яңа Уразай, Янтимер авылларын газлаштыру буенча проектлау эше республиканың экспертлар советында карала. Ә Иванай-Көнтүгеш авыллары арасындагы юлны асфальтлау буенча проект эшләнгән, заявка Мәскәүгә юлланган.

Янтимер авылы халкы авылны төзекләндерү буенча киләчәктә берәр программага керү урынлы булыр иде, дигән фикерне алга чыгарды. Шулай ук алда торган сайлауларга кадәр җирле хакимият советларына сайланачак депутатлыкка күрсәтелгән кандидатлар белән очрашу үткәрергә теләк белдерде.

Очрашу барышында авыллар халкы белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз.

Автор фотолары.