Иске Балтачта төзекләндерү эшләре дәвам итә

7 Август, 2019 - 12:00

Иске Балтачта "Дуслык" аллеясен төзү эшләре җәелдерелде.

Иске Балтачта төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эш берничә фронтта бара.

Әлеге вакытта  ремонтчылар бригадасы Комсомол урамы, 116 санлы күпфатирлы йорт ихатасына капиталь ремонт үткәрү белән шөгыльләнә.

Шулай ук Совет урамында “Дуслык” аллеясен төзү эшләре җәелдерелде.

Исегезггә төшерәбез, “Дуслык” аллеясе  “Уңайлы шәһәр мохите”  программасын урында тормышка ашыру чикләрендә булдырыла.     Аллея  Совет урамы Галиев урамы белән кисешкән урыннан алып — Малая урамы белән кисешкән урынга кадәр,   километр чамасы озынлыкта булачак. Анда  брусчаткадан,   тротуар салу күз уңында тотыла. Яктырткычлар, утырып ял итү өчен аллея буйлап  эскәмиялә  урнаштыру да карала. Шулай ук калдыклар ташлау өчен   урналар да  куймакчылар.  Беркадәр  озынлыкта  киртә  тоту да күз уңында тотыла.

Проект     федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчалар исәбенә тормышка ашырыла.

Чыганак.