Балтачның үзәк дәваханәсе хирургия бүлегендә тырышлар хезмәт сала

Врач исемен горур йөртүчеләр безнең үзәк район дәваханәсендә эшләүчеләр арасында байтак. Бигрәк тә хирургия бүлеге мөдире, югары категорияле хирург, үз эшенең остасы, эшен яратып, бар көчен биреп эшләүче чын хирург Рәфил Муллахан улы Нәбиуллин.

Врач исеме нинди горур исем!

Нәрсә җитә врач булуга

Врачларның бөтен матурлыгы

Бар максаты, яшәвенең мәгънәсе:

Яхшы врач булуда!

Кеше гомерен озайтуда!

Рәфил Нәбиуллинның һәр әйткән җылы сүзе, игътибар белән каравы авыру кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур этәргеч. „Яхшы сүз — җан азыгы”, дигән бик дөрес мәкаль бар. Авыру кешегә дару гына түгел, җылы караш, ягымлы сүз дә терелергә ярдәм итә. Менә шундый сыйфатлар туплаган кеше ул безнең Рәфил Муллахан улы. Мең-мең рәхмәт сезгә!

Сезнең кул астында эшләүче шәфкать туташлары, санитаркалар да үз эшләренә җаваплы карап авыруларга күңел җылыларын өләшәләр.

Берсеннән-берсе оста куллы, изге күңелле хирурглар Рәфил Нәбиуллин, Айрат Таһиров, Салават Гыйльметдиновлар кешеләрнең гомерләрен озынайтучылар. Аларга бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләр ява.

Халатыгыз ак, күңелегез пакъ

Сабырсыз сез, түземле,

Йокысыз үтә төнегез,

Дәвалыйм, дип чирлене.

Үзегез сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрмәгез!

Изге теләкләрегез кабул булсын!

Гел югары үрләгез!

Бик күп йөрәк җылысы кирәк

Чын врач булу өчен!

Һәрбер чиргә дәва табып,

Аны терелтү өчен.

Һәрвакыт шулай сабыр, түземле, изге күңелле булып калыгыз!

Әнисә ХӘЙРУЛЛИНА, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны.

Иске Балтач авылы.

Эрнст КӘРИМОВ фотосы.