Курач авылы халкына — газ, көндәшлеләргә юл кирәк!

Район Хакимиятенең информацион төркеме Көндәшле авыл җирлегеннә караган Курач һәм Көндәшле авыллары халкы белән очрашты.

Очрашу барышында урындагы халык үзен борчыган сораулар белән район җитәкчелегенә, Хакимиятнең бүлек начальникларына мөрәҗәгать итте.

Халык күтәргән, беренче чиратта хәл итүне сораган мәсьәләләргә килгәндә, Курач авылы халкы авылны газлаштыруны сорый, Көндәшле авылы халкы авылга кадәр каты капламлы юл эшләнүен һәм авыл урамнарын төзекләндерүне күптәннән көтә.

Шулай ук Курач авылы халкы авыл клубында бер булса да тренажер һәм теннис өстәле урнаштыруны сорады. Көндәшле авылы клубын ремонтлау, үзәк район дәваханәсендә табибка язылып приемга керү тәртибен җайга салуны сораучылар, җир мөнәсәбәтләренә бәйле, Көндәшле авылында аптека ябылуга кагылышлы һәм башка сораулар күтәрелде. Аларга төркем составына кергән белгечләр җаваплар бирде, вакыт дәвамында хәл ителәселәре исәпкә, тиешле хезмәтләрнең контроленә алынды.

Соңыннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, комиссия әгъзалары белән берлектә авылдагы проблемалы участокларда булып, йөри алмаслык хәлгә килгән урам юллары, күперләрнең хәл-торышы белән танышты.

Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз.

Автор фотолары.